ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле

18 июнь 2018, 00:00

Ул С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның төп мәйданында булачак.
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", "Менделеевск яңалыклары"). 25 июньдә Менделеевскида масштаблы чара – чыгарылыш балы узачак. Ул С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның төп мәйданында булачак. Бу хакта район газетасы яза.
 
Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, программа кызыклы һәм тирән эчтәлекле булыр дип көтелә. Агымдагы елда ул биш локациядән торачак: “Welcome-зона”, “Концерт”, “Бәйрәм фуршеты”, “Актив ял”, “Яр буе”. Чара кич белән башлана һәм төне буена дәвам итә.
 
Программада кавер-төркем чыгышы, фотозона эше, район башлыгы Валерий Чершинцев котлавы һәм тантаналы төстә алтын медальләр тапшыру, электр шоуы, дискотека, янып торучы шарлар очыру каралган.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10