ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстаннан читтә белем алучы студентлар Казанга форумга җыела
Чулман елгасында су агымы алып киткән ике балыкчыны коткарганнар
Төньяк Кавказдан дин әһеле Болгар ислам академиясенә студентлар җибәрәчәген әйтте
Казан паркларында бокс көне һәм бию фестивале узачак
Минтимер Шәймиев Болгарда эшләрнең икенче этабын башлау кирәклеген әйтте

Рәсми Татарстан

Татарстан махсус икътисади зоналар үсеше буенча тәҗрибәне Алтай белән уртаклашырга әзер

17 июнь 2018, 18:45 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан махсус икътисади зоналар үсеше буенча тәҗрибәне Алтай белән уртаклашырга әзер Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай краена эш сәфәрендә.

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының махсус икътисади зоналар үсеше буенча бай тәҗрибәсен Алтай өлкәсе белән уртаклашырга әзер булуын әйтте. Бу фикерен ул Алтай крае Хөкүмәте рәисе – губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Виктор Томенко белән очрашуда  белдерде, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов эре агросәнәгать комплексы һәм машина төзү предприятиеләре белән танылган Алтай төбәге белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары хакында Виктор Томенко белән фикер алышкан.

Томенко үз чиратында ике төбәкне дә тыгыз багланышлар бәйли дип искә алган. Моннан ун еллап чамасы элек имзаланган хезмәттәшлек турындагы беренче килешүдәге юнәлешләрнең хәзер дә дәвам итүен әйткән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10