ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша
Алабуга шәһәре башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Самара татарлары милли йолалар буенча язылыша алачак
18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Мәдәният

Лаеш Сабан туенда National Geographic телеканалы өчен фильм төшергәннәр

17 июнь 2018, 17:38 , Фото: laishevskyi.ru

Лаеш Сабан туенда National Geographic телеканалы өчен фильм төшергәннәр Лаеш урман хуҗалыгы директоры Руслан Газизуллин Лаеш Сабан туеның абсолют батыры дип табылган.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Лаеш шәһәрендә Сабан туенда National Geographiс телеканалы журналистлары эшләгән, ә абсолют батырга тәкә һәм суыткыч тапшырганнар, дип хәбәр итә Лаеш районы матбугат хезмәте.

АКШның National Geographic телеканалы журналистлары Казандагы мундиаль матчлары алдыннан күрсәтү өчен Сабан туе турында фильм төшергән. Моңа кадәр алар Калининград, Мәскәү һәм Волгоградта булган инде.

Сабан туенда гер күтәрү, турникта күтәрелү, көянтә-чиләк белән су ташу, капчык сугышы кебек ярышлар үткәрелгән, ә келәмдә батырлар бил алышкан. Сәхнәдә Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Вил Усманов, Радик Шәрифҗанов һәм «Казан» бию ансамбле чыгыш ясаган.

Лаеш урман хуҗалыгы директоры Руслан Газизуллин Лаеш Сабан туеның абсолют батыры дип табылган. Аңа тәкә һәм суыткыч тапшырганнар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10