ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов Алтайда «Бирюзовая Катунь» туристлык комплексын карады

17 июнь 2018, 16:14 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Алтайда «Бирюзовая Катунь» туристлык комплексын карады «Бирюзовая Катунь» махсус икътисади зонасы – гаять зур үсеш потенциалы булган уникаль объект, диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай краена эш сәфәре кысаларында туризм-рекреация тибындагы «Бирюзовая Катунь» махсус икътисади зонасын карады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Президентын Алтай крае Хөкүмәте рәисе – губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Виктор Томенко озатып йөргән.

Туризм-рекреация тибындагы «Бирюзовая Катунь» махсус икътисади зонасы генераль директоры Виктор Коршинов Рөстәм Миңнехановка туристлык комплексының төзелү тарихы һәм аны үстерү буенча алдагы планнар хакында сөйләгән.

  • «Бирюзовая Катунь» махсус икътисади зонасы Алтай краенда РФ Хөкүмәте карары белән 2007 елның февралендә ачылган. Аның мәйданы 3326,3 гектар тәшкил итә. Бүгенге көндә комплекс территориясендә 24 объект (кунакханәләр, тау чаңгысы комплексы, ясалма күлләр һ.б.) эшли. Моннан тыш, янәшәдә генә «Сибирская монета» уен зонасы урнашкан.

Туристлык зонасында тиешле бөтен инфраструктура (чистарту корылмалары, каты өслекле юллар, ут баганалары, тукталышлар, газ, электр, җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләре) бар.

«Бирюзовая Катунь» махсус икътисади зонасы – гаять зур үсеш потенциалы булган уникаль объект, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстанның да туризм тармагын үстерү һәм махсус икътисади зоналар белән эшләү өлкәсендә зур тәҗрибәсе булуын искәртте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10