ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чулман елгасында су агымы алып киткән ике балыкчыны коткарганнар
Төньяк Кавказдан дин әһеле Болгар ислам академиясенә студентлар җибәрәчәген әйтте
Казан паркларында бокс көне һәм бию фестивале узачак
Минтимер Шәймиев Болгарда эшләрнең икенче этабын башлау кирәклеген әйтте
Без хәзер хәләл тормыш рәвешен алга сөрәбез - Рөстәм Миңнеханов

Җәмгыять

Россиядә пенсия яшен арттыруга каршы петицияне бер миллионнан артык кеше имзалаган

17 июнь 2018, 16:28

Петицияне Россия Президенты, Премьер-министр һәм Федераль җыенга юллаганнар.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Россиядә пенсия яшен арттыруга каршы петицияне бер миллионнан артык кеше имзалаган. 

Бүген 15.00 сәгатькә Change.org сайтында пенсия яшен арттыруга каршы урнаштырылган онлайн-петициягә 1 миллион 41 мең 504 россияле имза куйган.

Петицияне Россия Президенты, Премьер-министр һәм Федераль җыенга юллаганнар. Мондый башлангыч белән Гомумроссия профсоюзлар берләшмәсе чыккан.

«Росстат мәгълүматлары буенча, Россия Федерациясенең 62 субъектында ир-атларның уртача гомер озынлыгы – 65, ә өч субъектта 60 яшьтән кимрәк. Россия буенча тулаем алганда демографик тенденцияләрне саклаган хәлдә, ир-атларның – 40, хатын-кызларның 20 проценты 65 яшькә җитми», - диелә петициягә аңлатма язуында. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10