ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Спорт

Исерткечләр кулланган җанатарларны аякка бастырабыз – министр урынбасары

17 июнь 2018, 14:49 , Фото: Ильнар Тухбатов

Исерткечләр кулланган җанатарларны аякка бастырабыз – министр урынбасары Нык исерек булган биш кешегә Казан табиблары ярдәм күрсәткән.

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанга килгән футбол җанатарлары исерткечләрне чамасыннан артык кулланса, Казан табиблары аларга ярдәмгә килә. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.

“Чемпионатта алкоголь рөхсәт ителгән. Без моңа әзерләндек, алдагы чемпионат тәҗрибәсен дә өйрәндек. Без һәр җанатарның психологик портретын өйрәндек дияргә була. Үзләрен төрлечә тотучылар бар. Моннан чыгып, стационарларда резерв ятаклар әзерләнгән. Мондый җанатарлар өчен махсус айныткыч – “Возрождение” үзәге эшли. Андыйлар инде бар. Бер яктан караганда, аларның бәйрәм. Без кунакчыл як буларак, медицина ярдәме дә күрсәтергә тиештер. Ләкин барлык очракларда да медицина ярдәме күрсәтмибез. Ул бит ял итә, аңа рәхәт. Әмма ничек кенә булмасын, авыр хәлдә калдырмыйбыз, госпитализация кирәк булса, билгеле бер дәвалау чаралары уздырабыз, аягына бастырабыз. Аннары инде үз юлында булып, алга таба да үз командасы өчен җан ата ала. Алар арасында гомере буе шушы чемпионатка әзерләнеп, акча җыйганнары бардыр, мөгаен, шуңа күрә без аларга ярдәм итәргә тиеш. Мондый мөрәҗәгатьләр бар”, - диде Илдар Фатыйхов.

Министр урынбасары әйтүенчә, аек булмаганнар Җанатарлар фестивалендә дә бар. Фан-зонада наркологлар бригадасы эшли. “Без исерткечләр кулланучыларның хәле ни дәрәҗәдә булуын билгелибез. Аннары, кирәк булса, медицина айныткычына озатуны хәл итәбез. Әгәр футбол хулиганы тәртип бозса, чамасын белмәсә, чарасы күрелергә тиеш. Әлегә проблема юк. Эләгүчеләр канәгать булып киттеләр. Барлыгы биш кеше мөрәҗәгать итте”, - диде ул.

  • Илдар Фатыйхов, шулай ук, кичәге матчтан соң табибларга 69 мөрәҗәгать булганын әйтте. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10