ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада исерек машина йөртүче баганага бәрелеп, бала имгәнгән

17 июнь 2018, 12:58 , Фото: ГУ МЧС по РТ

Түбән Камада исерек машина йөртүче баганага бәрелеп, бала имгәнгән Машинадагы алты кешенең өчесен, шул исәптән бер баланы, Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Түбән Камада исерек хәлдәге машина йөртүче баганага бәрелү нәтиҗәсендә бер бала зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә Түбән Кама районындагы бакчачылык ширкәтләренең берсендә «Лада» автомобилен йөртүче исерек хәлдәге ир-ат идарәсен югалтып электр уты баганасына килеп бәрелгән.

Бу вакытта машинада алты кеше булган. Аларның өчесе, шул исәптән бер бала, Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

Урынга килгән 63нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, автомобильгә ут капмасын өчен, машинаның аккумуляторын өзгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10