ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Чирмешәндә «Лада» машинасы юл читенә төшеп капланган

17 июнь 2018, 11:36 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чирмешәндә «Лада» машинасы юл читенә төшеп капланган Авария Лениногорск – Чирмешән трассасының 13нче чакрымында килеп чыккан.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Чирмешән районында 9нчы модель «Лада» машинасы юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Лениногорск – Чирмешән трассасының 13нче чакрымында «Лада Самара» автомобилен йөртүче 59 яшьлек ир-ат, идарәсен югалтып, юл читенә очкан.

Нәтиҗәдә, ир-атның башы җәрәхәтләнгән. Табиблар аңа беренче медицина ярдәме күрсәткәннән соң, өенә кайтарып җибәргән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10