ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмәндә балалар өчен татар этномәдәни компонентлы лагерь эшли

17 июнь 2018, 10:29 , Фото: yanarish72.ru

Төмәндә балалар өчен татар этномәдәни компонентлы лагерь эшли “Этнос” балалар үзәгендә “Туган як чыганаклары янында” сменасы ачылган.

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). Төмәндә балалар өчен татар этномәдәни компонентлы лагерь эшли. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

1 июньдә Төмәннең “Этнос” балалар үзәгендә “Туган як чыганаклары янында” исемле татар этномәдәни компонентлы лагерь сменасы ачылды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Смена ачылышында татар халык уеннарын уйнаганнар, татар җырларын җырлаганнар. Кызлар бию ансамбле “Татар биюе”н биегән. Балалар шигырьләр сөйләгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10