(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Дания һәм Перу җыелма командалары арасында футбол буенча Дөнья чемпионатының төркем этабындагы матчында Дания командасы 1:0 исәбенә җиңү яулаган, дип хәбәр итә RT.
Очрашу Саранскида «Мордовия Арена» стадионында узган. Бердәнбер тупны Юссуф Поульсен керткән.
Киләсе матчта Дания җыелмасы 20 июньдә Австралия футболчылары белән очраша.
- Кичә Казанда узган Австралия – Франция җыелма командалары арасындагы матчта французлар 2:1 исәбе белән җиңде.
- Татарстан башкаласында Испания – Иран (20 июнь), Польша — Колумбия (24 июнь), Корея — Германия (27 июнь), 1/8 финал (30 июнь) һәм чирек финал (6 июль) матчлары узачак.