ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Франциянең спорт министры Казанда Франция–Австралия матчын караган

17 июнь 2018, 09:30 , Фото: president.tatarstan.ru

Франциянең спорт министры Казанда Франция–Австралия матчын караган Франциянең элеккеге Президенты Николя Саркози һәм Франциянең «Лион» футбол клубы президенты Жан Мишель Ола матчның мактаулы кунаклары булган.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Футбол буенча Дөнья чемпионатының «С» төркемендә чыгыш ясаучы Франция — Австралия (2:1) матчын, Франциянең элеккеге Президенты Николя Саркозидан тыш, башка күренекле кешеләр дә тамаша кылган.

Рабочие встречи Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова в рамках футбольного матча между сборными командами Франции и Австралии

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бергә, уенны Франциянең спорт министры Лора Флессель-Коловиц, шулай ук РФ Югары суды рәисе Вячеслав Лебедев та караган.

Матчта Франция Футбол федерациясе президенты Ноэль Ле Грат, Австралия Футбол федерациясе президенты Стивен Лоуи, ФИФА җанатарлар фестивале илчесе, Санкт-Петербургның «Зенит» клубы һәм Россия җыелмасының элеккеге уенчысы Александр Кержаков та ФИФАның мактаулы кунаклары булган.

Рабочие встречи Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова в рамках футбольного матча между сборными командами Франции и Австралии

Уенны 2018 елгы Дөнья чемпионатының Казандагы илчесе, «Ак Барс» клубының элеккеге капитаны Алексей Морозов, шулай ук махсус кунаклар - Франциянең элеккеге Президенты Николя Саркози, Франциянең «Лион» футбол клубы президенты Жан Мишель Ола да тамаша кылган.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10