(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай краена эш сәфәре кысаларында Алтай Сабан туенда булды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бәйрәм бүген "Фирүзә Катунь" туризм-рекреацион типтагы МИЗ территориясендә уза. Татарстан Республикасыннан бәйрәмдә Зәй муниципаль районы вәкилләре дә катнаша, диелгән әлеге хәбәрдә.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Алтай крае Губернаторы – Хөкүмәте Рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виктор Томенко һәм Алтай Республикасы Башлыгы – Хөкүмәте Рәисе Александр Бердников белән дә очрашырга ниятли.