ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Авыл

Яңа Чишмә районында азык хәзерләү эше башлана

17 июнь 2018, 20:00

Параллель рәвештә чәчүлекләрне карау эшләре дә дәвам итә.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләе"). Яңа Чишмә районының  авыл хуҗалыгы оешмалары күпьеллык үләннәрне чабуга керешә, параллель рәвештә бөртекле культуралар чәчүлекләрендә карау бара. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
13 июньгә “Кулон“ агрофирмасы, “Козлова М.И.“ һәм “Архангельское“ КФХ игенчеләре печән  хәзерләү өчен күпьеллык үләннәрне чабуга кереште. Калган хуҗалыклар да шушы көннәрдә азык хәзерләүгә чыгачак.
 
Параллель рәвештә чәчүлекләрне карау эшләре дә дәвам итә. 26 мең гектарга якын чәчүлек чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртелгән, 17,5 мең гектары яфрактан тукландырылган. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10