ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Җәмгыять

Лениногорскиның Үрнәк авылында ФАП ачылды

17 июнь 2018, 04:00 , Фото: zamansulyshy.ru

Лениногорскиның  Үрнәк авылында ФАП ачылды 
Ул Глазово авыл җирлегендә 350 дән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Районыбызның Глазово авыл җирлеге халкы өчен шатлыклы вакыйга булды: Үрнәк-Күмәк авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды, дип яза Лениногорск районы басмасы.
Бу җирлектә яшәүчеләр бу вакыйганы күптән көткән. Чөнки монда фельдшерлык-акушерлык пункты бөтенләй булмаган.
 
Элегрәк елларда Глазованың үзендә хастаханә эшләгән. Ләкин ул ябыла һәм халык бөтенләй авыр хәлдә кала.
 
Әлеге ФАП республика программасы буенча ясалган. Медпункт ике катлы бинаның икенче катында урнашкан.Икенче катта буш бүлмәләр булган, шунда капиталь ремонт ясалып, менә дигән гөлт итеп торган медпункт ясап куйганнар.
 
"Бу көн безнең өчен бик шатлыклы, - ди Үрнәктә яшәүче Индус абый Кыямов. – Медицина ярдәме алырга шәһәргә йөрдек бит моңарчы. Такси белән бара калсаң, анда йөрү кесәгә шактый суга иде. Авылыбызда ачылуы бик әйбәт булды инде. Үзем еш йөрим медпунктка".
 
Авыл халкын шатлыклы вакыйга белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, Үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Яркаев котлады. Авыл җирлеге башлыгы Нурсинә Карабаева әйтүенчә, район башлыгы Рәгать Хөсәеновка медпункт ясату тәкъдиме белән килгәч, ул шунда ук риза булып, хәлне чишү юлларын эзләргә тотынган. “Рәгать Галиәгъзамовичка, үзәк район хастаханәсе җитәкчелегенә, эшне башкаручы “Максат” җәмгыятенә бик зур рәхмәт”, ди ул.
 
Медпунктта барлык уңайлыклар да тудырылган. Процедура, смотровая, кабул итү бүлмәләре бар. Монда шәфкать туташы булып – Светлана Кузнецова эшләячәк. Ул Глазово авыл җирлегендә 350 дән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10