ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда 9нчы сыйныф укучыларының Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре республиканыкыннан югары
Сергей Шойгу Мәхмүт Гәрәевкә Александр Невский орденын тапшырды
Серпуховта биш яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар
“Таврида” форумында Башкортстанның ике вәкиле 100 һәм 200 меңлек грант алды
Россиянең IV җәйге яшьләр Спартакиадасында Казан каратистлары көмеш һәм бронза алды

Авыл

Лениногорскида “Трактор-тагылма” операциясе башланды

17 июнь 2018, 22:00 , Фото: zamansulyshy.ru

Лениногорскида  “Трактор-тагылма” операциясе башланды Ул 13 июньнән башланды һәм 8 июльгә кадәр дәвам итә.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Татарстан территориясендә, шул исәптән Лениногорск муниципаль районда да “Трактор-прицеп” операциясе узачак. Бу хакта район газетасы яза.
 
Ул 13 июньнән башланды һәм  8 июльгә кадәр дәвам итә. Районда әлеге чара Гостехнадзор һәм  ЮХИДИ вәкилләре белән берлектә уздырыла.
 
Операция әлеге техника катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмау һәм юл һәлакәтләрен киметү максатыннан үткәрелә. Тракторны, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка машиналарны, аларның тагылмаларын  эксплуатацияләгәндә, кагыйдә бозуларны ачыклауга һәм кисәтүгә юнәлдерелгән.
 
Рейд барышында транспорт чарасын теркәү кагыйдәләрен саклауга, техниканың төзеклегенә, тракторчының таныклыгы бармы-юкмы икәнлегенә игътибар ителәчәк.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10