(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", "Кама ягы", Ольга Исаева). Лаеш районында алимент түләмәгән, 80379 сум күләмендә бурычы булган ир хөкем ителгән, дип яза район басмасы.
Лаеш районы җәмәгать суды үз баласына озак вакытлар алимент түләмәгән гр. К.га карата җинаять эшен карады. Лаеш район прокуратурасы дәүләт гаепләвен хуплады.
"Суд тикшерүе барышында гр. К.ның суд тәртибендә алимент түләргә мәҗбүр булуы ачыкланды, - дип аңлатма бирә прокурор урынбасары Марат Шәрәфетдинов. – Булмаган ата суд карарын үтәмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартылу турында берничә тапкыр язма рәвештә кисәтелә. Әмма чаралар күрми. Җинаять эше кузгатыла. Ул аерым суд эше тәртибендә карала".
Судта ир гаебен тулысынча таный. Җәмәгать суды карары белән гр. К.га хезмәт хакының 5 процентын дәүләт файдасына тотып алты айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза бирелде. Суд карары закон көченә керде.