ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Гризманн 2018 елгы Дөнья чемпионатының Казандагы дебют матчында иң яхшы уенчы дип танылды

16 июнь 2018, 17:44 , Фото: Ильнар Тухбатов

Гризманн 2018 елгы Дөнья чемпионатының Казандагы дебют матчында иң яхшы уенчы дип танылды Франция җыелма командасы һөҗүмчесе Австралиягә каршы матчта кертелгән гол белән аерылып торды.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Франция җыелма командасы футболчысы Антуан Гризманн Казанда Футбол буенча дөнья чемпионатының дебют матчында иң яхшы уенчы дип табылды.

Һөҗүмче Австралия җыелмасына каршы матчта тарихи гол кертте - Франция җыелмасы футболчысы Антуан Гризманн видеокабатлау ярдәмендә билгеләнгән пенальтида аерылып торды. Бу гол французларга Австралия командасын 2:1 исәбе белән җиңәргә ярдәм итте.

  • Франция белән Австралия матчы Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты программасын ачты. Шулай ук Татарстан башкаласы Испания – Иран (20 июнь), Польша – Колумбия (24 июнь), Корея – Германия (27 июнь, 1/8 финалы матчы (30 июнь) һәм ярымфинал (6 июль) уеннарын кабул итәчәк.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10