ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда “Мин сине беләм” фотокүргәзмәсе ачыла

16 июнь 2018, 17:29 , Фото: архив/Рамиль Гали

Казанда “Мин сине беләм” фотокүргәзмәсе ачыла Экспозициядә 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшь фотографларның “Архидети” фотография остаханәсе барышында төшерелгән эшләре тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). 18 июньдә “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә “Мин сине беләм” ("Я тебя знаю") фотокүргәзмәсе ачылачак , дип хәбәр итә оештыручылар.

Экспозициядә 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшь фотографларның “Архидети” фотография остаханәсе барышында төшерелгән эшләре тәкъдим ителәчәк. Бу күргәзмә - балалар өчен мондый форматтагы беренче тәҗрибә. Фотографларга һәр портрет өчен 10 минут вакыт бирелгән. Барлык сурәтләр тагибый яктылык белән тәрәзә янында һәм аклы-караллы режимда төшерелгән.

Яшүсмерләр алдында - кеше турында күбрәк белү, аны тасвирлый торган мизгелне тотып алу,  таныш булмаган кеше белән аралашу, аңа сораулар бирү бурычы куелган була. Иң истә калган мизгелләр төшерүдән соң эшләнелеп беткән.

Күргәзмәгә керү түләүсез.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10