(Казан, 16 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Кичә, 15 июнь көнне Актаныш районының Чишмә авылы беренчеләрдән булып халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйга старт бирде, дип яза район газетасы.
“Сөн буе сабантуе” дип исем алган әлеге матур бәйрәмгә актанышлылар гына түгел, күрше-тирә районнардан, Башкортстан Республикасыннан да килүчеләр күп иде.
Гадәттәгечә, быелгы сабантуе да халыкны үзенең сәхнә бизәлеше, югары дәрәҗәдә оештырылуы белән таң калдырды.
Махсус кунак буларак, быел Чишмәгә Ришат Төхвәтуллин чакырылган иде.