ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Төркия Республикасы зур тарихи үзгәрешләр алдында тора

16 июнь 2018, 15:42

24 июньдә узачак сайлаулардан соң, Төркия парламент республикасыннан - президент республикасына әйләнәчәк.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Төркия парламентының вакытыннан алда президент һәм 17 нче чакырылыш депутатларын сайлавы республика тарихында яңа бит ачачак. 24 июньдә гомуммилли сайлау илдә дәүләт идарәсе формасын үзгәртәчәк. Төркия парламент республикасыннан - президент республикасына әйләнәчәк. Бу хакта Анадолу агентлыгы хәбәр итә. 

24 июньдәге сайлаулардан соң гамәлгә керәчәк Конституциядәге соңгы үзгәрешләр буенча, Төркиядә башкарма хакимиятнең барлык тармаклары президент кулында булачак. Ә парламент бары тик закон чыгару мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Шулай итеп, закон чыгару хакимиятенә башкарма хакимият тарафыннан басым очраклары кимиячәк.

Төркия Конституциясенең яңа басмасы нигезендә, президент һәм парламент сайлаулары моннан соң биш елга бер тапкыр бер үк көндә уздырылачак. Бер үк зат президентлыкка ике тапкырдан да күбрәк сайлана алмаячак. Шулай да, президентлыкның икенче срогында парламент вакытыннан алда сайлаулар турында карар кабул итсә, гамәлдәге дәүләт башлыгы тагын бер срокка үзен тәкъдим итә алачак.

Әгәр нинди дә булса сәбәп белән Төркия президенты вазифасы бушый, ә сайлауларга бер ел яки аннан азрак вакыт калган икән, дәүләт башлыгы вазифасы бушап 60 көн узганнан соң, беренче якшәмбедә парламент һәм президент сайлаулары узачак.

27 чакырылышта парламенттагы депутатлар саны 550 дән 600 гә артачак. Парламент сайлауларында яшь күрсәткече 25 тән 18 яшькә киметелгән.

Дәүләт идарәсенең яңа формасы буенча, Төркия президенты “дәүләт башлыгы” һәм “баш командующий” дип аталачак. Президент вице-президентларны һәм министрларны билгеләячәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10