ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әгерҗедә авыл хезмәтчәннәренә тармак министрлыгы Мактау грамоталары тапшырылачак

16 июнь 2018, 19:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗедә авыл хезмәтчәннәренә  тармак министрлыгы Мактау грамоталары тапшырылачак Алдынгыларны район Сабан туенда тәбрикләү планлаштырыла.
(Казан, 16 июнь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Иртәгә, ягъни 17 июнь көнне Әгерҗе районы авыл хезмәтчәннәренә тармак Мактау грамоталары тапшырылачак. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Матур традиция буенча быел да язгы кыр эшләре вакытында югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне, нәтиҗәле эшләгән терлекчеләрне, алдынгы авыл хуҗалыгы белгечләрен һәм җитәкчеләрне, иң яхшы фермерлык хуҗалыгы башлыкларын 17 июньдә район Сабан туе сәхнәсендә хөрмәтлиләр.
 

Алар арасында кыр батырлары, югары күрсәткечләргә ирешкән тракторчы-машинистлар, алдынгы машина йөртүчеләр, терлекчелек тармагында иң яхшы хезмәткәрләр, иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һ.б. затлар бар.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10