ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Икътисад

Татарстанда мәгариф объектларын төзекләндерү тулы көченә бара

16 июнь 2018, 12:21 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстанда мәгариф объектларын төзекләндерү тулы көченә бара 2018 елда исемлеккә 28 урта белем бирү оешмасы кергән, алар арасында - 16 муниципаль мәктәп һәм 12 коррекцион белем оешмасы бар.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасында мәгариф объектларын – урта белем бирү оешмаларын, мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. 2018 елда исемлеккә 28 урта белем бирү оешмасы кергән. Алар арасында - 16 муниципаль мәктәп һәм 12 коррекцион белем оешмасы бар. Шулай ук 94 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында да ремонт үткәреләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Төзелеш министры белдергәнчә, 14 июньгә 16 муниципаль мәктәпнең 13ендә эшләр алып барыла. 3 объектта эшләр төгәлләнгән. Барлык коррекцион мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү эшләре бара.

94 мәктәпкәчә белем бирү оешмасының 89ында капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. 5 объектта эшләр тәмамланган.

Ирек Фәйзуллин балалар сәламәтләндерү лагерльларын төзекләндерү турында да сөйләде. Республика ресурс үзәкләрендә (көллиятләрдә) капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү һәм барлыгы 28 яшүсмерләр клубының материаль базасын ныгыту планлаштырылган.

Ирек Фәйзуллин шулай ук 2018 елда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча эшләр турында сөйләде. 45 муниципаль берәмлектә 58 объектны төзекләндерү планаштырыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10