ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Кукмара мөселман Сабан туенда балалар игътибар үзәгендә булды

16 июнь 2018, 09:21 , Фото: kukmor-rt.ru

Кукмара мөселман Сабан туенда балалар игътибар үзәгендә булды Быел районга мөселман Сабан туена Төркиядән дә кунаклар килде.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Кукмараның Атлас Булатов исемендәге Мәдәният һәм ял паркында мөселман Сабан туе узды, дип яза районның “Хезмәт даны” газетасы.

Җыен Кукмара районында беренче мәртәбә генә уздырылмый һәм елдан ел күбрәк мөселманны җыя. Сабан туеның яшь кунаклары шулай ук, уеннарда катнашып, бүләкләр оттылар. Алар бәйрәмнең игътибар үзәгендә булды.

Мөселман Сабан туе катнашучыларын районның Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм имам-мөхтәсиб Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, шулай ук Төркиядән килгән кунаклар котлады. Сабантуйны азан әйтеп һәм Коръән сүрәләре укып ачтылар.

Рәсми өлештән соң, бәйрәмнең барлык кунаклары спорт ярышларында, төрле конкурсларда көч сынаштылар, мастер-классларда катнаштылар. Тантананың яшь кунаклары шулай ук, уеннарда катнашып, бүләкләр оттылар. Бәйрәмгә килгән барлык кешеләрне коймак, пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10