ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда 9нчы сыйныф укучыларының Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре республиканыкыннан югары
Сергей Шойгу Мәхмүт Гәрәевкә Александр Невский орденын тапшырды
Серпуховта биш яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар
“Таврида” форумында Башкортстанның ике вәкиле 100 һәм 200 меңлек грант алды
Россиянең IV җәйге яшьләр Спартакиадасында Казан каратистлары көмеш һәм бронза алды

Җәмгыять

Әлмәттә медицина хезмәткәрләрен зурладылар

16 июнь 2018, 08:00 , Фото: almet-rt.

Әлмәттә медицина хезмәткәрләрен зурладылар "Ак чәчәкләр" бәйгесендә катнашканнарга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

(Әлмәт, 16 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Һәр елны июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Быел да Әлмәтнең "Нефтьче" Мәдәният сараенда ак халатлыларны зурладылар, дип яза җирле басма.

Сәламәтлек сагында торучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина котлады. Бәйрәмдә алдынгы табиб, акушер һәм фельдшерлар, медицина өлкәсендә фидакарь хезмәт куючылар РФ һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының, раойн Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, "ТР сәламәтлек саклау өлкәсенең мактаулы хезмәткәре" билгесе белән бүләкләнде. "Ак чәчәкләр" бәйгесендә катнашканнарга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Медицина хезмәткәрләре арасында уздырыла торган спартакиада җиңүчеләрен дә биредә игълан иттеләр. 1 нче урынга һәм күчмә кубокка медсанчасть лаек булды. 2 нче урынны перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсе яулады. 3 нче урынны ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм стоматология шифаханәсе бүлеште.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10