ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанлыларны “Сабый кәрзине” хәйрия акциясендә катнашырга чакыралар

15 июнь 2018, 16:51 , Фото: Ильнар Тухбатов

Казанлыларны “Сабый кәрзине” хәйрия акциясендә катнашырга чакыралар “Колыбель” социаль йортында катлаулы вазгыятьтә калган балалы аналарга һәм көмәнле хатын-кызларга ярдәм итәләр.

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә, 16 июньдә, казанлылар “Сабый кәрзине” хәйрия акциясендә катнаша ала. Акча, азык-төлек һәм башка ярдәм “Колыбель” социаль йортына җибәреләчәк. Бу хакта Татарстан митрополиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярдәм 9.00-16.00 сәгатьләрдә Агросәнәгать паркында (Аграр урамы, 2 йорт) адресы буенча җыелачак. Моннан тыш, анда хәйрия ярминкәсендә кул эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Сатудан кергән акча “Колыбель”дә яшәүчеләрнең кирәк-яракларына сарыф ителәчәк.

“Колыбель” социаль йорты 2017 елда Казанның Совет районы хакимияте белән Казан епархиясе ярдәмендә Аналарны һәм балаларны яклау үзәге тарафыннан оештырылган.

Приютта 25 хатын-кызга һәм 41 балага ярдәм күрсәтелгән, анда 10 бала туган. Приютта яшәүчеләргә квалификацияле психологик һәм юридик ярдәмнән тыш, рухи һәм матди ярдәм дә күрсәткәннәр.

Приют проекты 2018 елда Президент грантлары фонды ярдәмен алган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10