ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Башкортстанның “Мирас” җыр һәм бию ансамбле Франциядән гастрольләрдән кайтты
Татарстанда юл һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе аягын сындырган
Тукай районында яшәүче кыз керәшен җырларын иң яхшы башкаручы булып танылды
Татарстаннан читтә белем алучы студентлар Казанга форумга җыела
Чулман елгасында су агымы алып киткән ике балыкчыны коткарганнар

Рәсми Татарстан, Татар дөньясы

Нурсолтан Назарбаев: Казахстанда тугандаш Татарстанга аеруча караш

15 июнь 2018, 12:45 , Фото: Рамиль Гали

Нурсолтан Назарбаев: Казахстанда тугандаш Татарстанга аеруча караш Президент Казахстан һәм Татарстанның төрле өлкәләрдә багланышларын билгеләп узды.

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Казахстанда тугандаш Татарстанга аеруча караш, бу безнең татарлар белән тарихи тамырлар, традицияләр уртак булуы белән бәйле", - дип белдерде Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Казан федераль университетында.

 Биредә аңа "КФУның мактаулы докторы" исеме бирелде.

"Хәерле көн, кадерле дуслар!" - дип абруйлы кунак тантаналы чарада катнашучыларны иң элек татарча сәламләде. Үзенә шәрәфле исем бирелүе өчен, "Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, КФУ җитәкчелегенә ризалыгымны белдерергә рөхсәт итегез" дип рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Бүген Казахстан һәм Россия Федерациясенең сәяси багланышлары, тулаем алганда, үрнәк булып тора. Үзара мөнәсәбәтләр булмаган өлкә юк диярлек. Советлар Союзы таркалгач, элекке республикалар төрле юнәлешләрдә үсеш алды. Казахстан кешелек элемтәләрен саклап калырга, алдагы буынга тапшырырга омтылды. Тарих төрлечә булырга мөмкин. Тарихка рәхмәт әйтеп, алга атларга кирәк", - дип мөрәҗәгать итте Нурсолтан Назарбаев.

Ул Россиянең икътисади планда беренче номерлы партнер булып калуын, тышкы сәүдә әйләнеше артуын билгеләп узды. Ул Россия белән хезмәттәшлектә мөһим урынны Татарстан биләгәнен әйтте. "Казахстанда тугандаш Татарстанга аеруча караш, бу безнең татарлар белән тарихи тамырлар, традицияләр уртак булуы белән бәйле. Безгә аралашуда тәрҗемәче кирәкми. Безне гомумтөрки мирас берләштерә", - дип Казахстан башлыгы моның Төрки каганат, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына ук барып тоташуын искәртте. 19 гасыр азагы - 20 гасыр башында Татарстанда казах газеталары һәм журналлары, китаплары нәшер ителүен, татар язучылары, галимнәренең казахлар тормышы турында әдәби әсәрләр язуда актив катнашканын билгеләп үтте. "Октябрь революциясенә кадәр, Казанда казах телендә 434 китап чыгарылган. Аларның тиражы 2 млн данәгә кадәр җиткән", - диде.

Нурсолтан Назарбаев Казахстанның Ришат Абдуллин, Фоат Мансуров һәм башка шәхесләрнең иҗаты чәчәк аткан урын булганын шәрехләде. Ул Казахстанда Габдулла Тукай иҗатына багышланган музей да булганын әйтте. "Безнең халыклар арасында тарихи багланышлар Казахстан һәм Татарстанның тыгыз хезмәттәшлегенә ныклы җирлек булды. Казахстанда 250 мең татар диаспорасы моңа өлешен кертә", - диде.

Казахстан Президенты Астана, Алма-Ата һәм Казанның партнер шәһәрләр булуына тукталды. "Сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр игътибарга лаек, алар киңәя. Без машина төзү, нефть химиясе өлкәсендә проектларны гамәлгә ашырабыз", - диде. Тарихка күз салып, 1992 елда СССР таркалгач, икътисад туктап калган вакытларга "кайтым килде". "Кибет киштәләре буш, халыкка эш хакы, пенсия түләргә акча юк иде. 25 ел узды, бу вакытта икътисад 20 тапкыр көчәйде. Бу еллар эчендә күпне кичерергә туры килде. Икътисадны торгызу саллы көч сорады", - дип белдерде һәм Казахстанның икътисадын үстерү турында сөйләде.

Нурсолтан Назарбаев Казахстан һәм Татарстан арасында фән өлкәсендә актив элемтәләр урнашканын билгеләп узды. "Казахстанның Татарстанның 14 вузы белән партнерлык мөнәсәбәтләре гамәлдә. Цифрлаштыру һәм фәнни революция дәверендә без икътисад һәм җәмгыятьнең кардиналь үзгәреше шаһитлары. Безнең илләр мондый яңалыкларга адекват җавап бирергә тиеш", - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10