ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бардадагы милләттәшләр үз тамырларына багышланган лекциягә чакырыла
Болгарда борынгы биналарны әйләндереп алырга тәкъдим ителде
Әстерханда этномәдәни лагерьга йөрүче балаларны татар мәдәнияте белән таныштырганнар
16 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Роспотребнадзор Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә коенмаска киңәш итә

Хәвеф-хәтәр

Алабугада йөк машинасы белән бәрелешү аркасында чипсы төягән “Газель” йөртүчесе үлгән

14 июнь 2018, 20:51 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Алабугада йөк машинасы белән бәрелешү аркасында чипсы төягән “Газель” йөртүчесе үлгән Һәлакәт бүген М7 юлының 1010нче чакрымында булган.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Алабугада йөк машинасы белән бәрелешү аркасында чипсы төягән “Газель” йөртүчесе үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт бүген М7 юлының 1010нче чакрымында булган.

Һәлакәт урынына 75нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре, 5нче запас янгын сүндерү-коткару часте, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре килгән.

Һәлакәт аркасында “КАМАЗ” йөртүчесенең күкрәк читлеген имгәнгән, ә “Газель” йөртүче 45 яшьлек ир-ат табиблар килгәнче үлгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре йөртүчеләрне машинадан алган, аккумляторларны сүндергәннәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10