ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Япония җыелма командасы “Рубин” стадионында беренче ачык тренировкаларын үткәрде

14 июнь 2018, 21:31 , Фото: Михаил Захаров

Япония җыелма командасы “Рубин” стадионында беренче ачык тренировкаларын үткәрде Япония җыелмасы Колумбия, Сенегал һәм Польша командалары белән бергә “Н” төркемендә уйнаячак.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). Бүген Казанда Япония җыелма командасы “Рубин” стадионында беренче ачык тренировкаларын үткәрде.

Япония җыелмасы беренче тренировкаларын төркемләп фотога төшүдән һәм балаларга автограф бирүдән башлады. Алар - Мәскәү һәм Казаннан 30лап япон балалары, шулай ук “Рубин” академиясеннән - 55 бала.

Японнар “Рубин” стадионында Корбан Бердыев командасы шөгыльләнә торган төп запас газонны сайладылар. Бердәнбер трибуна тренировкага бушлай билетлар алган җанатарлар белән тулы иде.

Япония җыелмасы Колумбия, Сенегал һәм Польша командалары белән бергә “Н” төркемендә уйнаячак. 19 июньдә японнар Саранскида 2018 елгы Дөнья чемпионатының беренче матчын колумбиялеләр белән үткәрәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10