ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бардадагы милләттәшләр үз тамырларына багышланган лекциягә чакырыла
Болгарда борынгы биналарны әйләндереп алырга тәкъдим ителде
Әстерханда этномәдәни лагерьга йөрүче балаларны татар мәдәнияте белән таныштырганнар
16 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Роспотребнадзор Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә коенмаска киңәш итә

Җәмгыять

Дөнья чемпионаты көннәрендә Казан популяр шәһәрләр өчлегенә кергән

14 июнь 2018, 20:06

Уеннар вакытында Татарстан башкаласында Россия фанатларына торак өчен тәүлегенә 3,5 мең сум түләргә кирәк булачак.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Футбол буенча 2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә Россия туристлары арасында Казан иң популяр шәһәрләр өчлегенә кергән. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу рейтингны Tvil.ru туристлык сервисы 14 июньнән 15 июльгә кадәр чемпионат үткәрү вакытында фатирлар броньлау нәтиҗәләре буенча төзегән.

Сервис мәгълүматлары буенча Татарстан башкаласында июнь-июль айларында шәхси секторда торак арендалау бер кешегә тәүлегенә 3,5 мең сумга тәкъдим ителә.

Популяр шәһәрләр арасында беренче урынны Мәскәү, икенче урынны Санкт-Петербург били. Популяр шәһәрләр бишлегендә Сочи һәм Екатеринбург та бар.

Алдан  9-12 июньдә туристлар өчен балалар белән ял итү өчен шәһәрләр рейтингында Казан өченче урынны били, дип хәбәр ителгән иде. Tvil.ru мәгълүматлары буенча бу чорда туристлар торак өчен тәүлегенә уртача 3 мең сум сарыф иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10