ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Татар-информ”да татар рәссамнары күргәзмәсенә багышланган матбугат конференциясе

14 июнь 2018, 15:19

“Татар-информ”да  татар рәссамнары күргәзмәсенә багышланган матбугат конференциясе
Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

 (Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). 18 июнь көнне, 14.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан рәссамнары: халык рәссамы Рифкать Вахитов, Рөстәм Хуҗин, Равил Заһидуллин, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Илнур Сираҗиев һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Вәлиуллин катнашында матбугат конференциясе узачак.

Очрашуда сүз татар рәссамнарының “Чиксезлеккә юл” дип исемләнгән күргәзмәсе хакында барачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10