ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Туристка тылмач кирәкми - "Ватаным Татарстан" газетасы

14 июнь 2018, 15:00 , Фото: Рамиль Гали

Туристка тылмач кирәкми - Welcome to Kazan! Мәгънәсенә кунакчыллык белән бергә акча эшләп калу нияте дә салынган бу сүзләр соңгы көннәрдә еш яңгырый.

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Илнар Хөснуллин). Welcome to Kazan! Мәгънәсенә кунакчыллык белән бергә акча эшләп калу нияте дә салынган бу сүзләр соңгы көннәрдә еш яңгырый. Дөнья чемпионаты башланырга бер атнадан азрак вакыт калды. Казанга кунаклар килә башлады. Без аларны каршы алырга әзерме? “ВТ” хәбәрчесе, чит ил туристы сыйфатында әнә шул сорау­га җавап эзләп, башкала үзәген урап кайтты.

Бу атна ахырында Казанда Австралия җыелма командасы футболчыларын көтәләр. Билге­ле булганча, дөнья чемпионаты вакытында Татарстан башка­ла­сында өч ил уенчылары урна­шачак. Дөнья чемпионатында барлыгы 32 команда чыгыш ясый, бу – 736 футболчы дигән сүз. Төп игътибар, әлбәттә, алар­га юнәлгән. Ә туп тибүчеләрнең чыгышын карарга миллионла­ган кеше киләчәк. Әйтик, Казан­да 200 мең турист көтәләр. Монысы инде – абруй да, керем дә дигән сүз. Кунаклар респуб­лика баш­каласында 18– 20 миллиард сум акчасын калды­рып китәр, дигән фаразлар да булды. Әмма моның өчен килгән кешенең күңелен дә күрә бе­лергә кирәк.

Сорауга җавап табар өчен төрек туристына әвере­лү­нең сәбәбе дә бар. Шул илдә яшәү­че берничә дустыбыз Казанга фут­бол карарга килү теләге бар­лыгын җиткерде. Килә калсалар, һәрвакыт алар белән йөреп бул­мый. Шуңа күрә төрек кунагы рәвешендә үзебез әйләнеп кай­тырга булдык. Әлбәттә, беркем дә төенчеген җыйнап, бер бел­мәгән илгә чыгып китми. Күп бул­маса да, төрек телендәге сайт­ларда Татарстан һәм Казан турында мәгълүмат аз түгел. Хәт­та моннан өч ел элек сәя­хәтчеләр өчен төше­рел­гән ике серияле фильмга да юлыктык. Журналистлар анда Казан, Болгар һәм Зөя утравы турында сөй­ли, җирле халыкның тормышы турында бәян итә. Шулай итеп Казан туфрагына аяк басканчы ук Кол Шәриф мәчете, Благовещенск соборы, Иске Татар бис­тәсе турында ишеттек. Сөембикә һәм Тукай исем­нәре дә ят түгел безгә. Татар­ларның төрекләр белән аңлаша алуын чамаладык. Экран аша булса да, бәлеш белән мантый исен аерырга өйрәндек. Барлык туристларның Казан үзәгендәге Бауман урамында җыелуын да белдек. Юлыбызны әнә шуннан башладык.

“Ризыкны киеменә карап сайлыйбыз”

Төрек телендә эндәшүгә тамчы да гаҗәпләнмәгән такси йөр­түчесе инглизчә бер-ике сүз кыс­тыргач кына нәрсә кирәклеген чамалый һәм кәгазьләр арасыннан шәһәр картасын тартып чыгара. Аэропорттан Казанга юл тотабыз. Узган ел Конфедерация Ку­богы вакытында кайбер шә­һәр­ләрдә таксистларның чит ил кешеләрен урау юллар аша йөртеп башын әйләндерүе турында сүзләр булды. Без исә иң кыска юлдан җилдерәбез. Сөй­ләшү әллә ни барып чыкмый. Аның каравы, йөртүче доллардан баш тартмый. Русчага күчкәч, рубльгә дә риза үзе.

Бауман урамында аптырап то­расы түгел. Кергәндә үк туристларга мәгълүмат бирә торган тирмә урнаштырганнар. Шун­дагы кызларга сүз катабыз:

– Исәнмесез, мин Төркиядән килдем. Инглизчә бик начар беләм.

– Мин дә. Әмма ярдәм итәргә тырышырмын.

Анна туташ ярдәм сорап берәрсенә шалтыратырга җыена дип торабыз, юк икән. Телефонындагы программаны ачып безгә суза. Төрек җөмләләрен яза барасың, алар шул ук мизгелдә русчага тәрҗемә ителә. Уртак тел табылды. Картадан кунар урын эзлибез, алар шунда ук шалтыратып белешергә дә әзер. Русчага күчкәч, кызлар сандугачтай сайрый башлый. Төрек ке­ше­сенең кинәт кенә аларча сөйләшә башлавы – алар өчен көтелмәгән хәл. “Бер сәгать эчендә тир­мә­безгә чит илләрдән килгән ун турист кереп чыкты. Нигездә ике сорау бирәләр. Сезнең кебек кунакханә эзлиләр яки милли ризык ашарлык урын сорыйлар. Рес­торан яки кафены ничек сайлыйбызмы? Кешенең тышкы кыя­фәтенә карап. Хәлле кеше икәне күренсә, затлырак урынга җибәрәбез”.

Ресторан яки кафе димәктән, соңгы елларда Казанда бу мәсьә­ләдә кыенлыклар калмады. Адым саен диярлек капкалап чыга торган урын бар. Ә менә татар милли ашларын тәкъдим итүчеләр күп түгел. Дөрес, кайберәүләр татарныкы дип үзбәк ризыклары белән сыйлый. Бәя мәсьәләсендә дә куркырлык түгел. “ВТ”ның тө­рек хә­бәрчесе Бауман урамында ике урында 10 сумлык чәйгә тап булды. Ә тамак ялгар өчен тел ки­рәкми. Төртеп күрсәтәсең икән, ал­дыңа китереп куялар. Дөрес, чәк­чәкнең нәрсәдән эшләнгәнен аңлатып бирүче табылмады. Аның каравы, бәясе тәмле. Урамда 100 сумга бер кап чәкчәк алыр­га мөм­кин. Сүз уңаеннан, Ка­­зандагы җә­мәгать туклану урыннарына катгый шарт куелган: хезмәткәр­ләре, ким ди­гәндә, инглизчә бе­лер­гә тиеш.

Казан урамында ике кибет­нең берсендә сувенир саталар. Шуларның берсендә эшләүче Гөлчәчәк ханым әйтүенчә, чит ил кешеләре бигрәк тә түбәтәй бе­лән матрешкага кызыга. Әлегә кеше күп түгел, сатучылар, дөнья чемпионаты башлангач, акча эшләп калырга хыяллана. Чит ил кешеләре белән аралашу өчен кибеткә яшь кыз алганнар.

Төркия чемпион түгел!

Тамак ялгап, башка түбәтәй ки­гәч, шәһәрне карап кайтасы килә. Бауман урамы башында кеше җыючы ике катлы автобуста 10 телдә экскурсия тәкъдим итәләр. Җирле халыкка ташлама да бар. Кремльгә җитәрәк исә гаҗәп белдерүгә тап булдык. Машина тәрәзәсенә элгәннәр аны. Баксаң, хәзер җиңел автомо­биль­гә утырып та Казан белән хозурланырга мөмкин икән. Руль­дәге кеше машина да йөртә, шә­һәр белән дә таныштыра. Акчасын түләсәң, хәтта Болгарга да барып кайта. Госман әфәнде ике телдә сөйләшә, кунакның һәр теләген канәгатьләндерергә риза. Кулында рөхсәт кәгазьләре дә бар. “Кремльдән бирделәр”, – ди. Кайсы оешма икәнен генә әйт­мәде.

Кич кунар урын эзләүне дә­вам итәбез. Юлыбызда очраган кешеләрдән сораштырабыз. Аң­латып бирә алмасалар да, һәркем үзенчә ярдәм итәргә тырыша. Татарча белгәннәр эшнең нидә икәнен тизрәк чамалый. Без интернеттагы фильм аша белгән Сөембикә манарасын барысы да белә, ә менә Тукай музееның кайда икәнлеген аңлатып бирә алмадылар. Төркия дигәч, ике кешенең берсе Антальяны искә ала, хатын-кызлар исә Россиядә иң күп каралган сериалларның берсендәге Хүррәм солтанга сәлам әйтә. Ир-егетләр футболны искә ала,“Төркия – чемпион” дип салпы якка салам кыстыра. Бу ил командасының дөнья чемпионатында бөтенләй чыгыш ясамаячагын әйтеп тормыйбыз. Нигә кәефне бозарга?

Полиция хезмәткәрләре исә артыгын сөйләшеп тормый. Телефоннарын чыгарып, карта яр­дәмендә кунакханәгә юл күр­сә­тә­ләр. Инглизчә сөйләшкәндә, югалып калмый сержант егетләр. Ә менә русчага күчкәч, тизрәк әңгәмәне тәмамлау ягын карыйлар. Инде хәбәр иткәнебезчә, Рос­сия калаларында чит телдә аралаша белгән, махсус сайлап алынган хокук сакчыларыннан тупланган туризм полициясе отрядлары пәйда булды. Казанда алар – 25 кеше. Татарстан буенча Эчке эш­ләр министрлыгында әлеге серле бүлек турында башка мәгълүмат бирә алмадылар. Аларга туристлар белән генә аралашырга кушылгандыр, кү­рәсең.

Киткән кеше бер кайта ул

Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына. Инглизчә сөй­ләшкән бер төркем кешегә ияреп хостел урнашкан (тулай торак рәвешендәге кунакханә) ишегалдына керәбез. Монда да шул ук хәл: инглизчәбез ипи-тозлык, әмма аңлашабыз. Дүрт кешелек бүлмәдә бер урын 800 сум тора. Бүгенгә урыннар бар, ә менә дөнья чемпионаты көннә­ренә калмаган икән. Кунакка французларны көтәләр. “Безне болай тикшергәннәре юк иде әле”, – ди кабул итүче туташ, русчага күчкәч.

– Ә менә сезнең төрек булмавыгызны аңладым, – дип сүзгә кушыла Анастасия. – Чөнки аркагыздагы биштәрегезгә Универсиада дип язылган!

– Булса соң? Туристларның үзләренә ошаган урынга кабат әйләнеп кайта торган гадәте бар.

Анастасия әйтүенчә, дөнья чемпионаты якынлашуы сизелә. “Туристлар саны арта. Тел бел­мәү аркасында мәшәкать чыкканы юк. Кытай туристларын исәп­кә алмаганда, чит илдән килү­че­ләрнең барысы да диярлек ин­глизчә чамалый, – ди ул. – Без­нең хостелга туризм ширкәтләре аша күп киләләр. Шуңа күрә дөнья чемпионатына урыннарны алдан ук алып куйдылар. Без дә әзерләндек, тикшерүләр дә булды. Бәяләр 20 процентка артты”.

Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов әйтүенчә, чемпионат вакытында биш йолдызлы ку­накханәдәге гадәти бүлмә 27 – 45 мең сум торачак. Иң очсызларында исә 3,4 – 6,8 мең сум сорыйлар. Әлегә урыннар бар. Ә менә футбол очрашулары узачак көннәргә без шалтыратып сораган ике кунакханәнең берсендә дә бүлмә вәгъдә итмәделәр. “Бол­гар”да, мәсәлән, 19ыннан соң бар­­­лык урыннар да алынган икән. Бәя мәсьәләсен тәртиптә тоту өчен, Россия Хөкүмәтенең махсус карары чыкты. Шуның нигезендә җаваплы оешмалар барысын да күзәтеп тора. Ки­сә­түне аңламаганнарга штраф салалар.

Татарстанда 5 кунакханә – биш, 24е – дүрт, 56сы өч йолдызга ия. Дөнья чемпионаты алдыннан Татарстанда 400 кунак­ханә һәм хостел мәҗбүри классификация узган. Казанга футбол карарга киләсе кунакларны Йош­кар-Ола, Чабаксар һәм Уль­ян калаларында да урнаштыру күздә тотыла. Иванов әйтүенчә, кунакларга урын җитәчәк. Матч буласы көн­нәрдә кунакханәләр тулы булыр, калган вакытта исә бу күрсәткеч 80-90 процентка җитәр дип фаразлыйлар. Туризм комитеты бе­лгечләре әйтүенчә, төгәлрәк мәгъ­лүматны Казанда җанатарларны урнаштыру һәм хезмәт күрсәтү үзәгенең “кайнар линия”сенә шалтыратып (+78003502771) яки туризм-мәгъ­лүмат үзәкләренә мөрәҗәгать итеп белешергә була.

“Әти-әниләргә күчәбез, бездә кунаклар булачак”

Арендага фатир бирүчеләр дә күп, әмма бу очракта игътибарлы булырга киңәш итәләр. Казанда яшәүчеләр арасында фатирына кеше кертеп акча эш­ләргә җыенучылар аз түгел. Бәя­ләр гаҗәпләндерә. Хәтта көненә 100 мең сум сораучылар да бар.“Абсурд инде бу. Икенче яктан, шундый бәягә кеше табалар икән, алар өчен сөенәбез генә. Әмма салым түләргә онытмасыннар, – ди Иванов. – Инде белде­рү­дә язылган шартлар чынлыкта юк икән, моның өчен дә җавап тотасы булачак”. Фатирына кеше кертүчеләр бу хакта участок полициясе хезмәткәренә хәбәр итәргә һәм кунаклар белән ки­лешү төзергә тиеш булачак.

Казандагы оешмаларның бер­сендә эшләүче Алинә ханым чемпионат вакытында гаиләсе белән әти-әниләрендә яшәп торачак. Үзләренең ике фатирын исә махсус сайт аша арендага биргәннәр. “Бу безнең өчен яңа­лык түгел. Чит илгә баргач, шул ук сайт аша тору урыны эзлибез, – ди ул. – Беренче фатирның бәя­сен матч көннәренә карап, тәү­легенә 13 – 20 мең сум итеп бил­геләдек. Иң кыйммәт бәядән чыгышы белән Колумбиядән булган Америка кешесе алды. Ләкин сайт системасы шундый: ул кеше кире уйласа, броньне юкка да чыгара ала. Шуңа күрә бу әле 100 процент түгел. Безнең йортта фатирын 9 меңнән алып 40 меңгә кадәр куйган кешеләр бар. Кыйм­мәт дисезме? Йортыбыз яңа, консьерж, җир астында машина кую урыны кебек уңайлыклар да бар. Икенче фатирыбыз исә арзанлырак. Бәясе – тәүлегенә 5 мең. Анысын Нидерланд кешесе, Ко­лумбиядән бер язучы-жур­налист һәм Екатеринбургтан җа­натар­лар алды. Бер тәүлеккә сораучылар да, күбрәк вакытка керүчеләр дә бар. Килешү-фәлән төземибез. Ә фатирларымны ел саен ими­ниятләштерәм”.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10