ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Казан Арена”да алты аншлаг көтәбез – Владимир Леонов

14 июнь 2018, 14:17 , Фото: Рамиль Гали

“Казан Арена”да алты аншлаг көтәбез – Владимир Леонов Футбол буенча дөнья чемпионатының Казанда узачак матчларына билетлар калмаган, диде Леонов.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатына билетлар юк. Бу хакта бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйтте.

“Бүген Чемпионатка билет пулы тулысынча формалашып беткән һәм, әйтергә кирәк, матчларга инде билетлар юк. Без “Казан Арена”да алты аншлаг көтәбез”, - диде ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.

Министр сүзләренчә, стадиондагы җанатарларның 55-60 процентын чит ил вәкилләре алып торачак.

“Казанга Франция, Германия, Колумбия футбол җанатарларының күпләп килүе көтелә”, - диде министр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10