ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Латвия сеймы шәхси югары уку йортларында рус телендә укытуны тыйды
Татарстан рапирачысы Европа чемпионатында икенче урын яулады
Осиново кешеләре Швейцариягә чүп яндыру заводын карарга бара
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән

Татар дөньясы

Тобольскида Галия Абайдуллинаның шигъри кичәсе үткәрелә

14 июнь 2018, 14:08 , Фото: tobolsk.ru

Тобольскида Галия Абайдуллинаның шигъри кичәсе үткәрелә Чарада шагыйрәнең "Сораулар борчыйлар" дип исемләнгән китабы тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Бүген, ягъни 14 июнь көнне, Тобольск шәһәрендә себер татары Галия Абайдуллинаның "Дуслар белән генә кеше мин..." дип исемләнгән шигъри кичәсе уза.
 
Чарада шагыйрәнең "Сораулар борчыйлар" дип исемләнгән китабы тәкъдим ителәчәк.  
  • Галия Абайдуллина 1940 елда Тобольск районы Саускан авылында туган. Кеченәдән укытучы булырга хыялланган, шуңа да педагогия училищесына укырга кереп, аны яхшы билгеләргә тәмамлаган.  Аның гомуми педагогик стажы 36 елны тәшкил итә. Галия Абайдуллина РФ Гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре, Педагогия ветераны. 
 Шагыйрә 1990 елдан алып иҗат итә. 2003 елда аның "Мине чәчәкләр гафу итәрме" дип исемләнгән беренче китабы дөнья күрә. 2006 елда  Казанда чыккан "Мин- себер татары" исемле альманахта шигырьләрен бастыра. Шул ук елны "Кая ашыгасың, болыт?" җыентыгы, 2009 елда исә Галия Абайдуллинаның "Мәхәббәт ул хата түгел" китаплары басылып чыга. 
 
20151127-IMG_3154.JPG

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10