ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Түбән Новгород өлкәсенең барлык мәчетләрендә дә Гает намазы укылачак

14 июнь 2018, 13:23 , Фото: соцсети

Түбән Новгород өлкәсенең барлык мәчетләрендә дә Гает намазы укылачак Мәчетләрдә бәйрәм уңаеннан үтәчәк чаралар да мәгълүм.
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Түбән Новгород өлкәсенең барлык мәчетләрендә дә Гает намазы укылачак. Бу хакта Түбән Новгород мөхтәсибәте хәбәр итә. 
 
Мәгълүм булганча, Ураза гаете иртәгә, ягъни 15 июньдә булачак. Шул уңайдан Түбән Новгород шәһәренең һәм өлкәнең Аллах йортларында бәйрәм чаралары узар дип көтелә. 
  •  Төп бәйрәм чаралары Түбән Новгородның Җәмигъ мәчетендә үткәреләчәк. 
 Сәгать 7.00дә мәчет ачылып, Коръән сүрәләре укылачак, тәкбир әйтеләчәк. Сәгать 8.00дә Түбән Новгород өлкәсе хакимияте вәкилләре, төрле конфессия, иҗтимагый оешмалар, мәдәни берләшмәләр котлаулары яңгыраячак. Сәгать 8.10та бәйрәм вәгазе, 08.40та гает намазы укылачак. 
 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10