ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, яшенле яңгыр булганда, кагыйдәләр турында искәртә
Август аенда Казанның Даурия урамы өлешчә ябылачак
Татарстан пластик эшкәртү буенча лидерлар өчлегенә кергән
Четерекле мәсьәләләр буенча Болгар академиясе галимнәре җавап бирергә тиеш - М.Шәймиев
Түбән Кама районы хуҗалыкларына саву аппаратлары алу өчен 777 мең сум акча бүлеп биргәннәр

Җәмгыять

Россиялеләрнең күпчелеге пенсия яшен арттыруны хупламый

14 июнь 2018, 11:53

Хөкүмәт пенсиягә чыгу яшен ир-атларга 65, хатын-кызларга 63 яшькә кадәр арттырырга ниятли.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Россия халкының күпчелеге (92 проценты) Хөкүмәтнең пенсия яшен арттыру тәкъдимен хупламый. “Ромир” тикшеренү холдингы тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматы буенча реформаның төп варианты булып, пенсиягә чыгу яшен ир-атларга 65, хатын-кызларга 63 яшькә кадәр арттыру тора.

Әлеге планны 18дән 24 яшькә кадәрге яшьләрнең бераз өлеше, ягъни сораштырылганнарының 12 проценты гына хуплый. Калган яшь төркемнәрендә реформаны яклаучылар 7-8 проценттан артмый.

Пенсия яшен арттыру белән 65 яшькә кадәрге ир-атларның бары 5 проценты гына риза. Россия халкының 58 проценты 60 яшь булган норманы саклау яклы. 32 проценты хәтта бу яшьне киметергә тели.

Хатын-кызларның 58 яки 60 яшьтән лаеклы ялга китүе белән сораштырылганнарның бары 10 проценты гына риза. 55 яшь булган агымдагы норманы россиялеләрнең 61 проценты хуплый, ә 29 проценты аны 50 яшькә кадәр төшерүне тели.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10