ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстан хуҗалыкларында кышкы чорга терлек азыгы әзерләү бара

14 июнь 2018, 10:13

Зәй, Азнакай, Нурлат, Аксубай, Кукмара, Алексеевск районнары иң күп үлән чаптырган.

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Татарстанда кышкы чорга терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 13 июньгә республикада 17,5 мең тонна сенаж һәм 0,37 мең тонна печән әзерләнгән. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гомумән алганда, күпьеллык үләннәр 26 мең гектардан артык мәйданда чаптырылган, шул исәптән печән – 5,4 мең га, сенаж – 11,5 мең га, яшел азык  – 9,9 мең га, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Иң күп үлән чаптыручы районнар: Зәй (2,2 мең га), Азнакай (2,1 мең га), Нурлат (1,9 мең га), Аксубай (1,6 мең га), Кукмара (1,5 мең га) һәм Алексеевск (1,5 мең га) муниципаль районнары. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10