ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самара татарлары “Сагыз кайнату” йоласын күрсәтә

14 июнь 2018, 09:14 , Фото: samtatnews.ru

Самара татарлары “Сагыз кайнату” йоласын күрсәтә "Ак каен" фольклор ансамбле сагыз кайнатырга өйрәнә, күмәкләшеп урманга каен тузы җыярга чыга.

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Камышлы районы Иске Ярмәк авылының "Ак каен" фольклор ансамбле 28 июньдә Ульяновск өлкәсендә узачак “Түгәрәк уен” төбәкара фольклор фестиваленә барачак һәм халкыбызның милли “Сагыз кайнату” йоласын күрсәтәчәк. Бу турыда "Самара татарлары" сайты хәбәр итте.

"Моның өчен олы әбиләребез-апаларыбыз янына барып, сагыз кайнату ысулларын өйрәндек инде. Шулай ук бер матур көнне сайлап, барыбыз да бергәләп урманга юл тоттык, анда җырлап-биеп, самоварлар куеп, чәйләр эчтек һәм күмәкләшеп каен тузы җыйдык", дип яза Иске Ярмәк авылы мәдәният хезмәткәрләре.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10