ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Латвия сеймы шәхси югары уку йортларында рус телендә укытуны тыйды
Татарстан рапирачысы Европа чемпионатында икенче урын яулады
Осиново кешеләре Швейцариягә чүп яндыру заводын карарга бара
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән

Җәмгыять

Актанышта сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Сабантуе үтте

14 июнь 2018, 02:00 , Фото: aktanysh-rt.ru

Актанышта сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Сабантуе үтте Такталачык коррекцион мәктәбен тәмамлаган 2 егеткә Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды.

(Актаныш, 14 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" , Лилия Бәхтиева). 2006 елдан бирле Актанышта сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Сабантуй уза. Ел саен районның бер җирлегендә оеша ул, дип яза җирле басма.

Узган ел балаларны Киров авыл җирлеге бәйрәмгә дәшкән булса, быел эстафетаны Чуракай авыл җирлегеннән Зинфир һәм Эльвера Рашитовлар кабул итеп алды.

Көннәр салкын тору сәбәпле, инде бер тапкыр күчерелгән бәйрәмне, бүген өстән явып торса да, оештыручылар кабат күчерергә теләмәде. Тышта яңгыр, салкын дип кенә ничек балаларны бәйрәмнән мәхрүм итмәк кирәк ди?!

Чуракай мәдәният йортында гөрләде бүген Сабантуе. Салкын кебек тоелган бүлмә дә тора-бара җылынды, балалар да үзара уртак телне тиз табык, дуслашып беттеләр. Язмыш кочагына ташланган балаларны үз гаиләләренә сыендыра алган әти-әниләрнең йөрәк җылысын тоеп, нарасыйларның үзләренең шушы тормышка гашыйк күзләрен күреп, күктә кояш та күренеп-күренеп алды чара барышында. Болытлар аша булса да елмайды ул бәйрәм итүчеләргә. Табигать-Ана кешеләрдән бик күпкә мәрхәмәтлерәк шул ул...

Барысы 10 гаиләбез, 33 балабыз быел да шушы матур бәйрәмгә җыелдык. Ә болай без ата-аналар белән дә, балалар белән дә ай саен очрашып торабыз: проблемалар уртага салып сөйләшенә, үзара киңәш-табыш та итәбез, уңышларыбызны да барлыйбыз, - дип, бәйрәм башында сүз алды район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Лена Фазлыева.

Ул быел Такталачык коррекцион мәктәбен тәмамлаган 2 егеткә Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырды, аларга яңа тормыш юлына аяк басканда уңышлар теләде. Тантанада шулай ук ел дәвамында яхшы укыган, төрле өлкәдә уңышларга ирешкән 5 укучы да хөрмәтләнде.

Аннан соң исә чып-чын Сабантуе башланды: бина эчендә булса да, балалар капчык киеп тә йөгерде, чүлмәк тә ватты, сикерделәр дә, йөгерделәр дә. Егет-кызлар шигырь-җырларын башкарып, осталыкларын күрсәтергә дә өлгерделәр, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10