ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешәндә “Россия көне“ндә паспортлар тапшырдылар

14 июнь 2018, 04:00 , Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешәндә “Россия көне“ндә паспортлар тапшырдылар Бәйрәм барышында 14 яше тулган 10 яшь чирмешәнлегә паспортлар да тапшырылды.

(Чирмешән, 14 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә “Россия көне“ндө паспортлар тапшырдылар, дип яза җирле басма.

Әлеге бәйрәм кичендә район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгы гөрләп торды. Биредә район оешмаларының, нигездә, мәдәният учреждениеләренең тематик мәйданчыклары эшләде, китап күргәзмәләре, бәйгеләр, спорт уеннары оештырдылар.

Бәйрәм барышында 14 яше тулган 10 яшь чирмешәнлегә паспортлар да тапшырылды.

-Россия гражданины булу –зур дәрәҗә, паспорт алу - истә калырлык зур вакыйга, сез бу көнне олы бәйрәм буларак кабул итсәгез, күңелләрегездә озак сакланыр. Паспортны “Россия көне”ндә бирүләре икеләтә куанычлы, - диде котлау сүзендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова.

“Мин яратам сине, Россия!” исемле бәйрәм концертында район артистлары белән беррәттән Казаннан килгән яшь башкаручылар Фәнил Галиуллин һәм Ольга Давыдова да чыгыш ясадылар.

Бәйрәм дискотека белән дәвам итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10