ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
22 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Баулыда хоккей йолдызлары тәрбияләнә
Әлки районынының “Хузангай” җәмгыятенә 20 ашлык уру комбайны кайтты
Казанда 350дән артык кеше триатлон ярышларында катнашты
Алдагы көннәрдә Башкортстанда һава температурасының кискен төшүе көтелә

Фән һәм мәгариф

Чирмешән лицее укучылары рус теле буенча олимпиада призерлары булган

14 июнь 2018, 00:00 , Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешән лицее укучылары рус теле буенча олимпиада призерлары булган Чирмешән лицееның рус теле укытучысы Гөлүсә Закирова укучылары югары баллар җыеп, бәйгенең призерлары булганнар.

(Чирмешән, 13 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Казанда мәктәп укучылары арасында узган рус теленнән халыкара олимпиадада Чирмешән лицееның рус теле укытучысы Гөлүсә Закирова укучылары Айсылу Гафурова (10нчы сыйныф) һәм Ләйсән Шарапова (8нче сыйныф) югары баллар җыеп, бәйгенең призерлары булганнар, дип яза җирле басма.

 Олимпиада ике турда үткән. Беренчесе – сайлап алу туры, ул онлайн тест эшләү режимында булган, анда иң күп балл җыйган 148 укучы икенче турда Казан федераль университетында ике көн дәвамында көч сынашкан. Бәйгедә Казахстан, Үзбәкстан республикаларыннан, Киров, Омск, Оренбург, Пенза һәм башка төбәкләрдән катнашканнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10