ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Балтачның бер авылында Сабантуй батырына ат бирәчәкләр

14 июнь 2018, 09:00 , Фото: baltaci.ru

Балтачның бер авылында Сабантуй батырына ат бирәчәкләр Быел Нөнәгәрдә – ат, Аланда исә җиңүчегә колын тәгаенләнгән.

(Балтач, 14 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Гадәттә районда барлык Сабантуйларда диярлек баш батырга тәкә бирелә. Быел Нөнәгәрдә – ат, Аланда исә җиңүчегә колын тәгаенләнгән, дип яза җирле басма.

Балтачның Нөнәгәр авылында Сабантуй 15 июнь көнне, сәгать 2дә башланачак. Сабантуй кунакларын мул табыннар, эчкерсез аралашу, бай сәүдә нокталары һәм күңелле уен-тамашалар көтә. Нөнәгәр егете, Татарстан Республикасыныӊ Әйләнә-тирә мохитны саклау өлкәсендә баш Дәүләт инспекторы, республиканыӊ Экология министры урынбасары Фаяз Шакиров Сабантуйныӊ баш батырына ат бүләк итәчәк. Башка ярышларда, уеннарда җиңүчеләргә, катнашучыларга да саллы призлар куелган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10