ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Латвия сеймы шәхси югары уку йортларында рус телендә укытуны тыйды
Татарстан рапирачысы Европа чемпионатында икенче урын яулады
Осиново кешеләре Швейцариягә чүп яндыру заводын карарга бара
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән

Икътисад

Миңнеханов һәм Браверман кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында фикер алышты

13 июнь 2018, 20:44 , Фото: president.tatarstan.ru

Миңнеханов һәм Браверман кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында фикер алышты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә федераль структураларда очрашулар үткәрде.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация җитәкчесе Александр Браверман белән очрашты. Бу хакта республика лидеры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов белән Браверман Татарстан белән Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар. Корпорация белән республиканың уртак проектлары күп: Илкүләм гарантия системасы катнашында кече һәм урта эшмәкәрлеккә финанс ярдәме һәм гарантия кысаларында 2015 елның гыйнварыннан агымдагы елның июненә кадәр Татарстанда 934 килешү төзелгән.

Моннан тыш, Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация Россиянең 171 шәһәрен үз эченә алган Бизнес-навигаторның мәгълүмати порталын эшләгән. Бизнес-навигаторда Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама тәкъдим ителгән.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Татарстанның һәр шәһәрендә үз агросәнәгать паркын булдырырга кирәклеген белдерде. Анда җирле крестьян-фермерлык хуҗалыклары, ферма һәм шәхси хуҗалыклар продукциясе тәкъдим ителәчәк. Шулай итеп, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә стимул булдыру ниятләнә.

Шулай ук Татарстан Президенты Мәскәүдә Россия табигый ресурслар министры Дмитрий Кобылкин белән очрашты. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов “Үсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек банкы” дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов белән фикер алышты. Очрашулар икесе дә ябык режимда узды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10