ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

13 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

13 июнь 2018, 21:00

13 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Казан Чемпионатны кабул итәргә әзерләнә, Мәгариф министрлыгы татар телен өйрәтүнең яңа ысулын тәкъдим итә, Нурбәк Батулла һиндча перфоманска чакыра.

Миңнеханов һәм Браверман кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында фикер алышты/ Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә федераль структураларда очрашулар үткәрде.

Миңнеханов һәм Браверман кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында фикер алышты

Татарстан Премьер-министры 2018 елгы Чемпионатның Казан матбугат үзәген карады/ Алексей Песошин өчен “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм Туризм буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов экскурсия үткәрде.

Татарстан Премьер-министры 2018 елгы Чемпионатның Казан матбугат үзәген карады

Мәгариф министрлыгы татар телен өйрәнү буенча өр-яңа методика тәкъдим итә/ “140 сүз” программасын иң элек - Мәгариф министрлыгында эшләүчеләр, соңрак башка дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өйрәнәчәк.

Мәгариф министрлыгы татар телен өйрәнү буенча өр-яңа методика тәкъдим итә

Көрәш буенча дөнья чемпионаты Татарстанда Сабан туе мәйданында узачак/ Чемпионатта җиде авырлык категориясендә бүләкләрнең җиде комплекты биреләчәк, приз фонды 50 мең доллар тәшкил итә.

Көрәш буенча Дөнья чемпионаты Татарстанда Сабан туе мәйданында узачак

Нурбәк Батулла һәм аның иҗатташ дуслары һиндча перфоманска чакыра/ "Метаморфозы" физик театры перфомансы 20 июньдә театрның Кече залында була.

Нурбәк Батулла һәм аның иҗатташ дуслары һиндча перфоманска чакыра

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Габдулла Кариев исемендәге театр/ Чемпионат барган чорда Казанның Татар дәүләт яшь тамашачы театры репертуардагы иң популяр спектакльләрен күрсәтәчәк.
Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Габдулла Кариев исемендәге театр


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10