ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша
Алабуга шәһәре башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Самара татарлары милли йолалар буенча язылыша алачак
18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Хәвеф-хәтәр

Зәйдә юл һәлакәтендә 9 айлык бала исән калган

13 июнь 2018, 19:26 , Фото: Госавтоинспекция РТ

Зәйдә юл һәлакәтендә 9 айлык бала исән калган 12 июньдә Әлмәт ягыннан Зәйгә керү юлында йөк машинасы һәм ике автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Зәй янындагы коточкыч һәлакәттә 9 айлык бала исән калган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Дәүләт автоинспекциясендә. Алдан агентлык кичә кич Әлмәт ягыннан Зәйгә керү юлында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр иткән иде.

Якынча мәгълүматларга караганда, 12нче модельле “Лада”ны йөртүче 37 яшьлек ир-ат идарәне югалткан һәм зур тизлектә каршы полосага чыгып, “Исузу” йөк машинасына бәрелгән. Бәрелешү аркасында фура бер ягына ауган, ә җиңел автомобиль “Киа”га да килеп бәрелгән.

Һәлакәт аркасында “Лада” автомобиле металл өеменә әйләнгән, йөртүчесе шунда ук үлгән.

Һәлакәттә шулай ук “Киа” автомобиле пассажиры зыян күргән. Хатын-кыз куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган, шул сәбәпле, төрле имгәнүләр алган. Пассажирны "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән хастаханәгә озатканнар.

Корея автомобилендә арткы утыргычта 9 айлык бала булган. Аны имгәнүдән махсус утыргычта булуы саклап калган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10