ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Түбән Кама егете "Лужники"да Дөнья чемпионаты ачылышында флаг күтәреп барачак

13 июнь 2018, 20:29

Алексей Фокеев ике ел рәттән 9 Майда Кызыл мәйданга Җиңү байрагын алып чыгуы белән дә билгеле.

(Чаллы, 13 июнь, “Татар-информ”). Түбән Кама егете кече сержант Фокеев “Лужники”да Дөнья чемпионаты ачылышында флаг күтәреп барачак, дип хәбәр итә “НТР-24”.

Иртәгә Мәскәүнең “Лужники” стадионында  Футбол буенча дөнья чемпионатының тантаналы ачылышы узачак. Чара бөтен илгә трансляцияләнәчәк. Ел вакыйгасында Түбән Камада туып-үскән Алексей Фокеев катнашачак. Аңа Дания флагын күтәреп бару ышанып тапшырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10