ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Премьер-министры 2018 елгы Чемпионатның Казан матбугат үзәген карады

13 июнь 2018, 18:58 , Фото: Михаил Захаров

Татарстан Премьер-министры 2018 елгы Чемпионатның Казан матбугат үзәген карады Алексей Песошин өчен “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм Туризм буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов экскурсия үткәрде.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Бүген Татарстан Премьер-министры Футбол буенча дөнья чемпионатының IT-паркта урнашкан матбугат хезмәтенең эше белән танышты. Алексей Песошин өчен “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм Туризм буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов экскурсия үткәрде.

Татарстан Хөкүмәте җитәкчесенә Чемпионат тарихы турында сөйләделәр.

Туризм буенча Татарстан Дәүләт комитеты стенды республиканың тарихи байлыгын һәм мәдәни мирасын күрсәтә. Экспозиция “Визит в Татарстан. 1001 удовольствие” дип атала.

“Чемпионат кунакларының барлык мәнфәгатьләрен дә югары дәрәҗәдә канәгатьләндерә алуына өметләнәм”, - дип уртаклашты Дәүләт комитеты җитәкчесе. Сүз журналистлар турында гына түгел, ә туристлар хакында да. Һәр стендны йөзләгән кунак карар, дип көтелә, алар республикада нәрсә һәм кайчан күрергә мөмкинлеге турында мәгълүмат алачак.

Биредә Татарстан халыклары иҗаты презентациясе булачак. “Һәр көнне үз осталыкларын күрсәтүче кешеләр алмашыначак. Без кунакларга һәрвакыт яңа кызыклы әйбер күрсәтә алачакбыз”, - диде Иванов.

Бүген чарада каллиграфия сәнгатендә үзеңне сынап карарга, шулай ук күн мозаикасы осталары эшен күзәтү мөмкин иде.

Матбугат үзәгендә “Татарстан китап нәшрияты” үз продукциясен тәкъдим итә. Биредә татар һәм рус телендәге яңа китаплар белән танышырга мөмкин, дип сөйләде генераль директор Илдар Сәгъдәтшин.

“Сезне күрүебезгә шатбыз һәм волонтерлар командасы журналистларны кабул итәргә тулысынча әзер булуын хәбәр итәбез”, - дип сәламләделәр матбугат үзәге волонтерлары Премьер-министрны. Бу залда төрле илләрнең һәм Россия төбәкләренең ММЧ вәкилләре уеннарны яктыртачак.

“Сезнең әзер булуыгызга шикләнмәдем дә”, - дип билгеләп үтте Алексей Песошин, әмма волонтерлардан эшләренә җаваплы карауларын сорады. Шулай ук ул журналистларның команда вәкилләре һәм башка кызыклы спикерлар белән аралаша торган матбугат залын карады.

Премьер-министрга журналистларны тукландыру ничек оештырылачагын да сөйләделәр. Азык-төлек блогы сертификацияләнгән һәм катгый хәләл стандартларына туры килә, дип белдерделәр Алексей Песошинга.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10