ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Саратов өлкәсендә Татарстан кешеләре утырган автомобиль һәлакәткә юлыккан
Иран футбол җанатарлары Казанда машина түбәсендәге палаткаларда яши
Питрәчнең Кощак авыл җирлеге чикләре үзгәртелү турында закон проекты кабул ителде
Россиядә Чемпионат вакытында 4 млн кеше һава юлы транспортын сайлаган
Казандагы яңа метро станцияләренең исемнәре билгеле булды

Фән һәм мәгариф

Мәгариф министрлыгы татар телен өйрәнү буенча өр-яңа методика тәкъдим итә

13 июнь 2018, 17:51 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Мәгариф министрлыгы татар телен өйрәнү буенча өр-яңа методика тәкъдим итә “140 сүз” программасын иң элек - Мәгариф министрлыгында эшләүчеләр, соңрак башка дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өйрәнәчәк.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре татар телен өйрәнү буенча яңа методика үзләштерүдә тәҗрибә сыный. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима әйтте.

“Мәгариф министры Рафис Борһанов тәкъдиме белән, татар телен өйрәнү буенча өр-яңа методика булдырылды. Ул “140 сүз” дип атала. 15 июньгә беренче татар теле дәресе билгеләнгән. Аны министрлыкның югары составыннан алып, һәр хезмәткәр укыячак.

Лариса Сулима сүзләренчә, әлеге методика нигезендә, татарча сөйләм телен кыска вакыт аралыгында өйрәнеп булачак.

“Без беренче мәлдә әлеге дәресләрне үзебезнең министрлык өчен үткәрәбез. Соңрак исә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне дә яңача укытуга тартачакбыз”, - диде Мәгариф министры урынбасары.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10