(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Татарстан Дәүләт Советында оешмаларның аерым категорияләре өчен милек салымына ташламаларны киләчәктә дә калдыруны тәкъдим иттеләр. Хәзерге салым преференцияләре 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыга.
Бүген Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комитеты утырышында депутатлар “Оешмалар милкенә салым турындагы” ТР Законының 3 һәм 5 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы” ТР Закон проектын карадылар.
Республика финанслар министры урынбасары Данил Волков, 2020 елның 1 гыйнварына кадәр полиальфаолефин һәм синтетик, ярымсинтетик мотор майлары җитештерүче оешмалар, технопарклар, иннновацион-технологик үзәкләр, фәнни-тикшеренү, конструктуорлык учреждениеләре, тәҗрибә предприятиеләре өчен киметелгән ставкаларның гамәлдә булу вакытын озайтырга тәкъдим итте.
"Ззакон проектында социаль-мәдәният, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт объектларына түбән салым ставкаларының гамәлдә булу вакытын озайту тәкъдим ителә", - диде ул.
Татарстан Дәүләт Советы закон проектын хуплады. Документ республика парламентының якындагы утырышында беренче һәм өченче укылышта каралачак.