ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Татар кызы -2018” финалчылары өчен Мәскәүдә сөйләм осталыгы буенча мастер-класс булды

13 июнь 2018, 15:47 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

“Татар кызы -2018” финалчылары өчен Мәскәүдә сөйләм осталыгы буенча мастер-класс булды Мәскәү буенча региональ конкурсның финалы 7 июльдә “Красная Пресня” паркында Сабан туенда узачак.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә “Татар кызы -2018” Халыкара конкурсының Мәскәү региональ туры финалчылары өчен сөйләм сәнгате һәм сәхнә сөйләме буенча мастер-класс булды. Бу хакта вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызлар өчен мастер-классны “OSTA TATAR” проекты җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында әдәби-музыкаль программаның баш мөхәррире Миләүшә Сибгатуллина һәм “OSTA TATAR” проектының PR-директоры Рәмзия Шакирова үткәрде.

Телетапшырулар алып баручы Казанда халыкара конкурсның финалына әзерләнә башлау өчен киңәшләр бирде, кеше алдында чыгыш ясаганда борчылуны җиңү, сөйләм техникасы, ишарә һәм йөз хәрәкәтләре һ.б. турында сөйләде. Шулай ук иҗади конкурс буенча шәхси дәресләр дә үткәрде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Якын арада вәкиллек сайтында һәм социаль челтәрләрдә җиңүчене билгеләү өчен электрон тавыш бирү мөмкин булачак.

  • Мәскәү буенча региональ конкурсның финалы 7 июльдә “Красная Пресня” паркында Сабан туенда узачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10