ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Станислав Говорухин бик авыр хәлдә хастаханәдә ята

13 июнь 2018, 15:31

Бүген матбугат чаралары режиссерның үлеме турында хәбәр тарата башлаган иде.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Россиянең халык артисты Станислав Говорухин бик авыр хәлдә Мәскәүнең Үзәк клиник хастаханәсендә ята, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

Режиссерны хастаханәгә озату сәбәпләре хәбәр ителми.

Алдан матбугат чаралары Говорухин үлеме турында хәбәр тарата башлаган иде. “Место встречи изменить нельзя”, “Десять негритят”  һ.б. күп фильмнарының режиссеры С.Говорухинның Сочида кинофестивальдә хәле начарланган дигән мәгълүмат та булды. Әмма аның ярдәмчесе үлем турындагы хәбәрне кире какты.

Дәүләт Думасы мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Бортко,  Говорухинның үлеме турындагы хәбәр дөреслекккә туры килми, дип белдерде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10